Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты: различия между версиями
Frhdkazan (обсуждение | вклад) ← Новая: {{редактируется}} {{Башка телләрдә|ru|Казанская вики-школа отчиталась о подготовке татароязычной ин... |
(нет различий)
|
Версия от 09:45, 6 января 2019
|
6 января 2019 года
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |
21 декабрь көнне Сәләт йортында (Казан шәһәренең Островский урамындагы 23 нче йорт) узган «Сәләт ВикиМәктәбе» проектының 2018 ел көзге сессиясе йомгаклау конференциясенә Татарстан республикасының төрле районнарында яшәүче Татарча Википедиянең яшь активистлары, Казанның урта мәктәпләре укучылары, «Сәләт» клубы проектлары җитәкчесе һәм мәктәпләрдәге «Сәләт» клублары активистлары җыелды. Чараның кунаклары буларак «Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнёрлыгы директоры Владимир Медейко һәм башкарма директоры Станислав Козловский, «Викимедиа РУ» ТП әгъзасы, Русча Википедия идарәчесе Дмитрий Жуков, «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, «Сәләт ВикиМәктәбе» проектына нигез салучысы, 2018 елның «Ел викимедиачысы» Фәрһад Фаткуллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнаштылар.
Чара Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы (Россия викимедиачыларының илкүләм оешмасы) һәм Татарстан республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый вакыфы тарафыннан оештырылды.
«Сәләт Вики-мәктәбе» эшчәнлеге Сәләт проектлары активисларны һәм гомумән татар телле яшьләрне Викимедиа проеклары белән таныштыру һәм аларның үзенчәекләрен куллануга өйрәтүгә юнәлгән. Башка максатлары арасына шулай ук бу платформалар мөмкинлекләрен Сәләт проектлары чикләрендә куллануга кертү һәм XXI гасыр татар телле зыялыларны үстерү булып тора. Әлегә бәйле сәләтләрне үзләштерүгә багышланган 2 белем бирү сессиясе үткәрелгән, спикерлар буларак Википедиянең татарча һәм русча бүлекләре активислары, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы әгъзалары булып тора. 2018 нче ел дәвамында проектта Татарстанның 14 районыннан 24 мәктәп һәм югары уку йорты студенты катнашты.
Сессиянең соңгы мастер-классын конференция дәвамында вебинар буларак үткәрде. Ст.Петербургтан актив Русча Википедия һәм Викисәфәр катнашучысы Екатерина Борисова катнашучыларга Викимедиа проектларында Россия мәдәни мирас объектлары турындагы эчтәлек турында сөйләде. Шул ук арада Сәләт Йортының башка катында урын алган чәй өстәле буенда конференция кунаклары эшлекле очрашуны үткәрде. Башкалар арасында, анда «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП генераль директоры Алмаз Вәлиуллин, «„Сәләт“ яшьләр үзәге» ДБО директоры Айгөл Габдрахманова һәм руководитель «Сәләт ВикиМәктәбе» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов.
Бар катнашучылар Тимерхан Шәйхетдинов алып барган пленар утырышы өчен конференц-залында җыелды. Сәләт эшчәнлеге белән таныштыру өчен башта кыскача видео уйнатылды, сәламләү сүзләре белән Айгөл Габдрахманова, Владимир Медейко, Татьяна Камалетдинова, Тәбрис Яруллин һәм Фәрһад Фаткуллин чыгыш ясадылар. Вики-мәктәбенең язгы һәм көзге сессиясе катнашучылары Татарча Википедиядә язып бастырган мәкаләләрне тәкъдим итте, алар арасында Тимерхан ел дәвамында проект чикләрендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, шулай ук Вики-юнәлешнең Сәләт проектлары чикләрендә рәсми танылуын һәм мәктәпләрдәге «Сәләт» клублары чикләрендә активистлары белән башланачак консультатив-мәгърифәтчелек эшчәнлеген игълан итте. Чыгышлар азагында Владимир Медейко һәм Фәрһад Фаткуллин Вики-мәктәп катнашучыларын Викимедиа проектлары буенча белем алу курсын тәмамлау турындагы сертификатлар һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләделәр.
Чарадан соң, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов кунаклары белән татар телендә язучы викимедистлар төркеме әгъзаларының Викимедиа проектларында татар телле контентны үстерү сорауларына багышланган эшлекле аралашуы узды.
См. также: |
Чыганаклар
Комментарии
Если вы хотите сообщить о проблеме в статье (например, фактическая ошибка и т. д.), пожалуйста, используйте обычную страницу обсуждения.
Комментарии на этой странице могут не соответствовать политике нейтральной точки зрения, однако, пожалуйста, придерживайтесь темы и попытайтесь избежать брани, оскорбительных или подстрекательных комментариев. Попробуйте написать такие комментарии, которые заставят задуматься, будут проницательными или спорными. Цивилизованная дискуссия и вежливый спор делают страницу комментариев дружелюбным местом. Пожалуйста, подумайте об этом.
Несколько советов по оформлению реплик:
- Новые темы начинайте, пожалуйста, снизу.
- Используйте символ звёздочки «*» в начале строки для начала новой темы. Далее пишите свой текст.
- Для ответа в начале строки укажите на одну звёздочку больше, чем в предыдущей реплике.
- Пожалуйста, подписывайте все свои сообщения, используя четыре тильды (~~~~). При предварительном просмотре и сохранении они будут автоматически заменены на ваше имя и дату.
Обращаем ваше внимание, что комментарии не предназначены для размещения ссылок на внешние ресурсы не по теме статьи, которые могут быть удалены или скрыты любым участником. Тем не менее, на странице комментариев вы можете сообщить о статьях в СМИ, которые ссылаются на эту заметку, а также о её обсуждении на сторонних ресурсах.