«Акыллы төбәк» вики-инициативасының Татарстандагы пилот проекты РФ вице-премьерына тәкъдим ителде: различия между версиями

[досмотренная версия][непроверенная версия]
Содержимое удалено Содержимое добавлено
артык ы ны бетерәм
отраслевой шундый мәгънәдәдер
Строка 10:
А. С. Попов ис. технопарктагы чаралар программасы тыгыз булуы һәм Республика җитәкчелегенең [[m:Wikimedia movement/tt|Викимедиа волонтёрлар җәмгыяте]] һәм [[w:tt:Викимедиа проектлары|аның проектлары]] асылы һәм мөмкинлекләре белән беренче танышуы аркасында, [[w:tt:Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы|ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы]] һәм [http://president.tatarstan.ru/tat/apparat/structure?department_id=49104 ТР Президентының Дәүләт протоколы идарәсе] җаваплы хезмәткәрләре беренче тәкъдим итүне [[wmru:Умный регион/05.02.2019#Кратко|кыска вариантта]] үткәрү турында карар кылды. Баштан [http://mic.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1397645.htm ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе] дәвамында планлаштырылган [[wmru:Умный регион/05.02.2019/tt|7-минутлык татар телле чыгыш]] урынына (рус теленә синхрон тәрҗемәсе дә булырга тиеш иде), коллегия алдыннан оештырылган [http://mic.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1397641.htm IT-проектлар күргәзмәсе] белән танышу дәвамында беренче телгә алу оештырылды, русча булды, бер минуттан азрак вакыт таләп итте һәм визуаль материалсыз узды.
 
[[:Категория:Фәрһад Фаткуллин|Фәрһадкә]] бу кыска хәбәрне җиткерү өчен [http://mic.tatarstan.ru/tat/gup.htm ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге] һәм [[w:tt:Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы|төбәкнең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы]] проектларына багышланган стендлар арасында мөмкинлек бирелде. Аны тыңлаган төркемгә элемтә, транспорт һәм икътисадны цифрлаштыру өчен җаваплы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары [[w:Акимов, Максим Алексеевич|Максим Акимов]], [[w:tt:Татарстан Республикасы Президенты|Татарстан Республикасы Президенты]] [[w:tt:Рөстәм Миңнеханов|Рөстәм Миңнеханов]], [[w:tt:Татарстан Республикасы Дәүләт Советы|ТР Дәүләт Советы]] спикеры [[w:tt:Фәрит Мөхәммәтшин|Фәрит Мөхәммәтшин]], элекке ТР һәм РФ элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе министры [[w:tt:Николай Никифоров|Николай Никифоров]], [[w:Министерство цифрового развития, связи и массовых коммуникаций Российской Федерации|федеральәлеге тармак министрлыгыныңөчен федераль министрлыкның]] гамәлдәге хезмәткәрләре һәм күп башкалар керде. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры [[w:tt:Роман Шәйхетдинов|Роман Шәйхетдинов]] Татарстанда яшәүче халыкка Вики-компетенцияләрне тапшыру һәм аның киң катламнары вәкилләрен төбәкнең глобаль мәълүмати мохитендә бар яктан тасвирлануына багышланган коллектив эшчәнлегенә җәлеп итүгә багышланган бу проектның зур социаль-икътисади әһәмиятен ассызыклады. Максим Акимов һәм аны җитәкләгән федераль түрәләр бу эшчәнлекне сәламләде, Рөстәм Миңнеханов исә Роман Шәйхетдиновка бу проект өчен кирәкле ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны үзенә язма килеш җиткерергә йөкләмә бирде.
 
Татарстандагы пилот проектын үстерү буенча [[wmru:Умный регион/05.02.2019#Слайд 35|алга таба адымнар]] арасында, Фәрһадкә 21 февраль көнне [https://www.school.balacity.ru/ BalaCity] халыкара мультилингваль мәктәбендә [[w:tt:Халыкара туган тел көне|Халыкара туган тел көненә]] багышланган дискуссиядә катнашуы, ә [[wmru:ВикиШкола Сәләт/tt|Сәләт ВикиМәктәбе]] проекты координаторы һәм [[m:Wikimedia Community of Tatar language User Group/tt|Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме]] вәкиле [[:Категория:Тимерхан Шәйхетдинов|Тимерхан Шәйхетдинов]] һәм «[[wmru:tt|Викимедиа РУ]]» табышсыз партнёрлыгы башкарма директоры [[Станислав Козловский]]га 27 февраль — 1 март көннәрендә «[[w:tt:Казан ярминкәсе#Казан ЭКСПО|Казан ЭКСПО]]» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узарга торган [http://eduforumkazan.ru/ «Россия мәгәрифе» / EDU RUSSIA 2019] форумының «Гомуми мәгәриф» секцияләрендә чыгышлар ясаулары көтелә.