Татарча Википедиянең активлашып китүе акчалата призлар белән билгеләнде

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English (Мета-вики)

21 мая 2019 года

Бәйгенең бер җиңүченең дипломы

«Татар 4.0» мәкаләләр бәйгесенең призлары өч тәҗрибәле википедистка (шулардан икесе башкортча Википедиясе мөхәррире) һәм Татарстан муниципалитетларыннан 10 мәктәп командасына тапшырылды.

Бәйге «Мин татарча сөйләшәм!» еллык милли фестивале кысаларында 21 февраль белән 15 апрель көннәре арасында узды, бүләкләү мөрәсиме исә май бәйрәмнәре алдыннан узды.

Чара Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Россия викимедиачыларының илкүләм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан оештырылды.

Конкурска кертелгән әсәрләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде:

  1. «Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр»
  2. «Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр»
  3. «Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр»
  4. «Иң яхшы мәктәп командасы». Бу номинациядә катнашучы мәкаләләр тематикасы беренче өч номинация темаларына тиң.

Үз мәкаләләрнең темаларын сайлау өчен, бәйгедә катнашучыларга шулай ук рус телле Викисәфәр ияләре әзерләгән Татарстан мәдәни мирас объектлары һәм табигать һәйкәлләре исемлекләре, татача Википедиянең «Татар тарихы» порталын куллану тәкъдим ителде.

Бәйге чоры дәвамында бүлеккә керүчеләргә бәйгенең битенә юнәлтеп торучы баннер күрсәтелде.

Призлар фондын Бөтендөнья татар яшьләре форумы кайгырды: 175 мең сумга «Эльдорадо» кибете сертификатлары. Беренче өч номинациясенең һәрберсендә 25 мең сумлык приз белән бүләкләнүче бер җиңүче билгеләнде. «Иң яхшы мәктәп командасы» номинациясендә билгеләнгән бәйге һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең 10 җиңүчесенә 10-ар мең сумлык призлар өләшелде.

Тулаем алганда, бәйгедә 119 катнашучы булды, 512 мәкалә булдырылды, бәйгене танытуга багышланган YouTube трансляциясенең язмасын 400 тапкырдан артык каралса, катнашучылар өчен видео-инструкция исәуннан ким. Җиңүчеләргә килгәндә, беренче өч номинациясендә ТатВики активисты Әмир, БашВики активистлары З. ӘЙЛЕ һәм ZUFAr бигеләнде; 4 нче номинациядә дипломнарны Кичүчат (Әлмәт районы), Олы Тархан (Тәтеш районы), Сарман (Сарман районы) һәм Хәсәншәех (Арча районы) авыллары, штп. Куйбышев Затоны, Әлмәт (4 нче), Яшел Үзән (10 нчы гимназия), Казан (132 нче), Тәтеш (1 нче) һәм Чистай (5 нче) шәһәрләре мәктәпләре алды.

Бәйгенең уңышлы үткәрелүе өчен түбәндәге шәхесләр зур вики-өлеш кертте:

Бәйге барышы Татарстан ММЧларында дистә тапкыр яктыртылды. Казан шәһәренең Kazanfirst яңалыклар порталы бу исәптән түбәндәгесен хәбәр итте:[1]

Соңгы ярты ел дәвамында бар татар җәмәгатьчелек татарча «Википедиянең» актившалуын сөйләшә. Берәүләр яңа публикацияләрнең түбән сыйфатын тәнкыйьли, башкалар битараф булмаган яшьләрне яклый һәм мөмкин кадәр ярдәм итәсе килә. Быелгы концертта икенче категориядәге шәхесләрне — татарча Википедиягә мәкаләләр язуга багышланган TATAR 4.0 бәйгесе җиңүчеләрен — бүләкләү урын алачак.

- Әйе, мәкаләләр сыйфаты белән әлегә кайбер проблемалар күзәтелә, әмма бу безнең беренче адымыбыз. Шул ук арада «Википедия» - бу бар кешегә ачык энциклопедия. Хатаны һәркем төзәтә ала, - дип билгели проект җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов. [2]


Искәрмәләр править

  1. «Мин татарча сөйләшәм» - это не только концерт» (рус.)
  2. Оригинал: В последние полгода вся татарская общественность обсуждает активизацию татарской «Википедии». Одни критикуют низкое качество новых публикаций, другие поддерживают неравнодушных ребят и всеми силами стараются помочь. В этом году на концерте состоится награждение второй категории людей - победителей конкурса по написанию статей в татарскую википедию TATAR 4.0. - Да, есть некоторые проблемы с качеством статей, но это наш первый шаг. К тому же «Википедия» - это энциклопедия, которая открыта для всех. Каждый может исправить ошибку, - отмечает руководитель проекта Тимерхан Шайхутдинов.

Чыганаклар править

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.