Санкт-Петербургта ел саен уза торган Вики-конференция

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça

1 октября 2018 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

2018 елның 22 һәм 23 сентябренда Санкт-Петербургта 12-енче ел саен уза торган Вики-конференция узды. Ул Россия телләрендә «Викимедиа» фонды проектлары үсешенә һәм гомумән ирекле мәгълүмат таратуга багышланган. Ел саен ул төрле Викимедиа проектлары катнашучыларын җыя, бу агымдагы һәм тәмамланган проектлар турында докладлар һәм презентацияләр эшләр өчен, фикерләр алышу һәм яңа контактлар эзләү өчен эшләнә. Алдагы XI Вики-конференция Үзәк Некрасов китапханәсендә узган, ә иң беренче Викиконференция 2007 елда Санкт-Петербургта ИТМО Университетында узган. Барлык конференцияләр турында wmru:Вики-конференция сайтында белергә була. 2018 ел конференциясен уздыру урыны — Бөтенроссия җәмгыять пространствосы «Кайнау ноктасы», элеккеге Ленполиграфмаш заводы мәйданнары базасында.

Беренче көнне иртә белән барлык катнашучылар диярлек
Владимир Медейко чыгышы
Дмитрий Рожков чыгышы

Чараны традицион рәвештә Википедистларның рус телле берлеге мөдире — коммерцияле булмаган «Викимедиа РУ» мөдире — Владимир Медейко башлаган, ул сәлам сүзе белән чыгыш ясаган һәм катнашучыларны (якынча 50 кешене) киләсе программа белән таныштырды.

Владимир Медейко «Викимедиа РУ» (кыскартылган рәвештә ВМРУ) китапханәләр, музейлар һәм архивлар белән эше турында сөйли. Бу учреждениеләр базасында ул Википедия катнашучыларның төбәк төркемнәрен булдырырга киңәш иткән, анда алар тәҗрибә алыша ала, яңа катнашучылар җәлеп итә ала һәм китапханә фондларын үзләштерә ала. Владимир билгеләгәнчә хәзерге вакытта бәйгеләр, марафоннар һәм уку-укыту вебинарлары үсә, алар яңа катнашучыларга Википедиядә эшләргә өйрәнергә ярдәм итә. (ютуб-видео)

Источники править

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.