Татарстанның милли мәгарифе Википедияне «эшкә җигә»
25 сентября 2019 года
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |
Татар методистлары ознакомились с Викимедиа вики-проектлары белән танышты һәм алар турында район укытучыларына хәбәр итәчәк. «Татар теле» һәм «Татар әдәбияте» предметлары буенча биремнәрне ясауда вики-проектлар мохитен куллану башка дисциплиналарга да бу адымны ясауга кирәкле тәҗрибәне туплаячак, дип саный чыгыш ясаган Фәрһад Фәткуллин[1].
-
Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова[2] көн тәртибенең беренче пункт буларак татар телле викимедиачылары төркеме һәм Викимедиа Россия ( «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы) әгъзасы, 2018 елгы Ел викимедиачысы Фәрһад Фәткуллин чыгышын игълан итә. 2019 елның 19 сентябрь көне, «ТР Мәгарифне үстерү институтының» актлар залы, (Казан шәһәре, Бауман ур., 62/9 йорты).
Методистлар каршында чыгыш ясауга викимедиачыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков чакырды[3]. Фәрһад Фәткуллин үз чыгышын укытучы һәм википедист Габдулла Хәмидуллин әзерләгән, башка викимедиачылар һәм министрлык хезмәткәрләре тарафыннан профессиональ рецензиясен үткән адым-адым инструкциясенә нигезләнеп төзеде.[4] Очрашуга бер атна кала, соңгы документ специалистларның танышуы өчен җибәрелгән иде, чыгыш алдыннан исә методистларның WhatsApp-төркемендә презентация слайдлары да уртаклашылды.
-
Габдулла Хәмидуллин һәм Илгиз Халиков Википедия белән танышуның «Беренче адымнары» турында уйлаша[5].
2019 нчы елның 2 август көне. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгындагы кабинет (Казан шәһәре, Кремлёвская ур., 9 нчы йорт).
Ун минутлык чыгышы дәвамында Татарстанның иҗтимагый тормышына Викимедианың ничек керүе, күптеллелекне һәм мәдәни күптерлелекне саклауда Вики-проектларының әһәмияте турында сөйләде Фәрһад һәм татар телле вики-проектларының интерфейсы һәм тематик порталлары белән таныштырды. Татар язучысы һәм иҗтимагый эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов турындагы мәкалә үрнәгендә Википедиядә үзгәртүләр ясауны кайдан башларга кирәген күрсәтте — нәкъ бу мәкаләне татар әдәбияты буенча реферат урынына 2017 нче елда тугызынчы сыйныф укучысы Тимерхан Шәйхетдинов үстергән иде. Википедиядә хисап язманы теркәү, булган мәкаләне табу яки яңаны булдыру юллары, «Белешмәлекләр» бүлеге битләре күрсәтелде. «Викимедиа РУ» ТП эшчәнлеге кысаларында Мәгарифтә вики-проектларын куллану тәҗрибәсенә кыскача күзәтү ясалды.
-
Презентация слайдлары
Чыгыш ясаучыны озатканда, Ильгиз Халиков викимедиачыларны Республика укытучылары өчен үткәрелгән семинарларда катнаштырырга, анда Википедия белән эшләү буенча практик дәресләр оештырырга ниятен белдерде.
Киләчәк чыгышлар дәвамында аудиторияне шулай ук НП «Викимедиа РУ» башкарган проектлары, аеруча «Акыллы төбәк» проекты чикләрендә «Сәләт ВикиМәктәбе», Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татнетны үстерү Фонды һәм җирле юуйлары белән хезмәттәшлек үрнәкләре, татар телендәге вики-әсәрләре өчен ачык халыкара һәм россиякүләм вики-бәйгеләр белән таныштыру планлаштырыла.
-
Катнашучылар «ТР Мәгарифне үстерү институтының» актлар залына җыена, (Казан шәһәре, Бауман ур., 62/9 йорты)
-
Презентациядан соң аудитория белән ясалган селфи. Фәрһад Фәткуллин.
Татар викимедиачылары Татарстан Президенты һәм Республика хөкүмәтенең ярдәмен тоя, Республика җитәкчелеге булдырган эш төркемнәрендә катнашырга чакырыла. 2019 нчы елның 16 июль көнендә узган беренче шундый җыелышта татарча Википедиянең идарәчесе, дүрт тапкыр Вики-премия лауреаты Марат Госманов да катнашкан иде.
Охшаш эшчәнлек башкорт викимедиачылары тарафыннан да башкарыла. 2019 нче елның апрель аенда алар башкорт теле һәм әдәбияте укытучыларының бөтенроссия җыенында катнашты.
Ростов өлкәсендә урта белем бирү өлкәсендәге проектларны Дон викимедиачылары төркеме башкара.
Россия Федерациясе буйлап аерым тәҗрибәле укытучылар вики-проектларны белем бирү процессына интеграцияне индивидуаль проектлар дәрәҗәдә башкара.
См. также: |
Искәрмәләр
править- ↑ «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы сайтындагы «Акыллы төбәк» проектының «Мәгариф өчен Вики» бите.
- ↑ Милли мәгариф идарәсе (Архивная копия от 30 апреля 2021 на Wayback Machine).
- ↑ Милли мәгариф бүлеге (Архивная копия от 11 мая 2021 на Wayback Machine).
- ↑ Викимедиа вики-проектлары белән танышуның «Беренче адымнары»// Габдулла Хәмидуллин // Викимедиа Россия ( «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы) cайты.
- ↑ Татарстанның «Мәгариф өчен Вики» эш төркеме вәкилләренең очрашуы турында хисап.
Источники
правитьКомментарии
Если вы хотите сообщить о проблеме в статье (например, фактическая ошибка и т. д.), пожалуйста, используйте обычную страницу обсуждения.
Комментарии на этой странице могут не соответствовать политике нейтральной точки зрения, однако, пожалуйста, придерживайтесь темы и попытайтесь избежать брани, оскорбительных или подстрекательных комментариев. Попробуйте написать такие комментарии, которые заставят задуматься, будут проницательными или спорными. Цивилизованная дискуссия и вежливый спор делают страницу комментариев дружелюбным местом. Пожалуйста, подумайте об этом.
Несколько советов по оформлению реплик:
- Новые темы начинайте, пожалуйста, снизу.
- Используйте символ звёздочки «*» в начале строки для начала новой темы. Далее пишите свой текст.
- Для ответа в начале строки укажите на одну звёздочку больше, чем в предыдущей реплике.
- Пожалуйста, подписывайте все свои сообщения, используя четыре тильды (~~~~). При предварительном просмотре и сохранении они будут автоматически заменены на ваше имя и дату.
Обращаем ваше внимание, что комментарии не предназначены для размещения ссылок на внешние ресурсы не по теме статьи, которые могут быть удалены или скрыты любым участником. Тем не менее, на странице комментариев вы можете сообщить о статьях в СМИ, которые ссылаются на эту заметку, а также о её обсуждении на сторонних ресурсах.