ФАДН яңадан Википедиянең әһәмиятле өлешен таныды

Башка телләрдә: башҡортса • русский • татарча / tatarça • English

27 декабря 2020 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН) үзенең «Төп сүз» (рус. Ключевое слово) премиясе белән яңадан башкорт википедиячыларны билгеләдә, үз конференциясенең секцион утырышында Россия Федерациясе вики-волонтёрларының Татарстан Республикасы институтлары белән хезмәттәшлеге турында чыгышны тыңлады.

Башкортстан

2020 елда «Махсус казанышлар өчен» (рус. За особые заслуги) номинациясендә җиңүне башкорт телле вики-җәмгыятьнең рәсми булмаган лидеры, Онлайн ВикиМәктәбенең автор, оештыручы һәм алып баручысы, Башкортстан викимедиачылары юзер-төркеме, «Россия халыклары телләрендәге Викимедиа» онлайн-җәмгыяте һәм халыкара төрки вики-хөзмәттәшлегенең барлыкка килүләренә зур өлеш керткән Рөстәм Гатауллин (Рөстәм Нурыев) яулады. Үткән елны «Иң шәп социаль инициатива» (рус. Лучшая социальная инициатива) номинациясендә җиңүче буларак ФАДН Зәйтүнә Нигъмәтьянова (З. ӘЙЛЕ) авторлыгындагы «Вики-әбиләр» (рус. Вики-бабушки) проектын таныды.

Татарстан

«Россия халыклары телләрен үстерү һәм саклау буенча иҗтимагый инициативалар: яңа ысуллар һәм төбәкләрнең инновацион проектлары» (рус. Общественные инициативы по сохранению и развитию языков народов России: новые решения и инновационные региональные проекты) секциясендә чыгыш ясаган 2018 елның Ел викимедиачысы һәм Татарстанның татар теле комиссиясе әгъзасы Фәрһад Фәткуллин Вики-акыллы Татарстан проектының татар телле өлешенең үсеше турында сөйләде, ФАДН һәм башка Россия халыклары телләрендә контент тудыручыларны Россия Президенты Администрациясе Кремль, илнең Хөкүмәте, Федераль Җыелышы һәм башка институтлардан үрнәк алып Creative Commons төрендәге ирекле лицензияләрне активрак кулланырга чакырды.

Вики-җәмгыятьләрнең өлеше әһәмиятенә шулай ук бу секциядә үк алдан чыгыш ясаган РФА Тел белеме институтының кече санлы халыкларның телләрен саклау һәм тикшерү лабораториясе фәнни хезмәткәре дә игътибар итте. Вепсча һәм ливвикча бүлекләренең яхшы динамикасын телгә алып, Вики-инкубатордагы үсеп торучы Карелча Википедия эчтәлеге әлегә күбрәк ботлар ясаган үзгәртүләрдән торуын ассызыклады Карина Мищенкова .

Тел сәясәте: Россиякүләм экспертиза

Еллык «Тел сәясәте: Россиякүләм экспертиза» (рус. Языковая политика: общероссийская экспертиза) форум-диалогның 2020 елгысы 18 декабрь көнне катнаш форматта узды — Мәскәүдәге оффлайн чараның катнашучылары төп трансляция һәм модерация үзәгенә әйләнгән «Метрополь» кунакханәсендә түбәндәге вакыйгаларга җыелды:

Чарадан киңрәк скриншот-репортаж өчен Викиҗыентык төркемен карагыз.


Чыганаклар править

Оригинальный репортаж
Бу мәкаләне махсус күптелле Русча Викихәбәрләр өчен Фархад Фаткуллин (Frhdkazan) язды. Бу текстта авторлары үз каләмнәре астыннан чыккан элек бастырылмаган материал һәм тикшеренүләрне тасвирлый. Мәкаләне тикшерүче һәм бастыручы мөхәррир Александр Красоткин (Krassotkin). Бернинди рөхсәт алмыйча һәм гонорар түләмичә бу мәкаләне теләсә нинди максатларда (хәттә табыш алу өчен) копиялый, тарата һәм үзгәртә аласыз, тик авторны, чыганакны һәм лицензияне күрсәтү мәҗбүри. Мәсәлән шулай: Фархад Фаткуллин, Александр Красоткин; Викихәбәрләр; CC BY 2.5. Үзгәртүләр ясалган чакта аларны да берәр рәвештә күрсәтергә тиеш буласыз. Сурәтләрнең лицензияләрне аларның Викиҗыентык битләреннән тикшереп алыгыз.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Вики-акыллы кешелек проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы төбәк проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы Татарстан проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.