«Минем Татарстан» вики-марафоны татар телле буларак старт алды

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English

21 декабрь 2020

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Татар теле буенча комиссия, Викимедиа РУ һәм татар телле юзер-төркеме бергәләп татарча Википедиядә Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы турында мәкаләләр язу вики-марафонын җибәреп алды. «Минем Татарстан» бәйгесе 2020 елның 15 декабрь белән 2021 елның 31 гыйнвар арасында уза.

Конкурска мәгълүмати ярдәмне Татар-информ агентлыгы күрсәтә: 4 декабрь көнне онлайн пресс-конференцияне (Архивная копия от 17 мая 2021 на Wayback Machine) оештыра. Журналистларга тәкъдим ителгән игълан һәм бәйге нигезнәмәсе текстларының шулай ук русча версияләре дә бар (пресс-релиз һәм положение).

Вики-марафон кагыйдәләре билгеләгәнчә:

4 яки күбрәк квалификацион мәкаләне булдырган бар катнашучыларны бүләкләү каралган. Номинациянең приз фонды 200 мең сум буларак билгеләнгән, финалистлар бәйге чикләрендә кабул ителгән бар хезмәтләренең сыйфатлары өчен бирелгән баллар суммасына пропорциональ килеш бүләкләнәчәк.



Бәйге башлату фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгәриф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов белән вики-мөмкинлекләрне кулланып татар теленең тотрыклы цифрлы чоры киләчәген тәэмин итү юл картасын әзерләүгә багышланган атналык очрашулар барышында 2020 елның 12 октябрь көнендә барлыкка килә.

Проект Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы парламентының вице-спикеры Марат Ахметовның хуплавын ала. Призлар фондын «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кертте, мәгълүмати яктырту ягы белән «Татмедиа» медиахолдингы, «Татарстан — Яңа Гасыр» һәм ДТРК «Татарстан» телерадиокомпанияләре ярдәм итәргә килеште.

Бәйгене оештыру өчен Викимедиа РУ җаваплы. Техник ягын һәм әсәрләрне бәяләү эшен Татарча Википедия идарәчеләре — татар телле Викимедиа юзер-төркеме әгъзалары башкарачак. Жюри рәисе итеп 2018 ел Викимедиачысы Фәрһад Фәткуллин билгеләнде.

Бәйгегә кертелгән әсәрләрне бәяләү һәм балларны исәпләү жюри коралы ярдәмендә башкарылачак — бусы минималь критерийларга туры килүче мәкаләләрне генә кабул итә, аерым пунктлар буенча балл бирмәүгә яки күбрәк бирүгә мөмкинлек бирми. Шулай ук бар булдырылган хезмәтләр автор исемен күрсәтүче истәлекле калып-такталары белән тамгалана һәм бәйге мәкаләләре тупланган төркемдә туплана.



Гамәлдәге вики-марафон дәвамында викимедиачылар 2021 елның 21 февраль белән 15 апрель арасында узарга торучы өченче еллык «Татар 4.0» бәйгесенең форматы үзенчәлекләрен дә билгелиячәк. Татар теле мәсьәләләре буенча комиссиясе җитәкчелеге шулай ук быелгы «Төрки марафон» һәм «Энциклопедия үзәге» марафоннарының нәтиҗәләрен уңай бәяләде, иҗтимагый файдасы булган татар телле контентны тудыруга юнәлгән башка тематик проектларны булдыру өстендә уйларга чакырды. Параллель рәвештә Татарстанда «Россия белән таныш» проектының марафоннарында катнашу өстендә дә эшчәнлек алып барыла.



Чыганаклар

править
Оригинальный репортаж
Бу мәкаләне махсус күптелле Русча Викихәбәрләр өчен Фархад Фаткуллин (Frhdkazan) язды. Бу текстта авторлары үз каләмнәре астыннан чыккан элек бастырылмаган материал һәм тикшеренүләрне тасвирлый. Мәкаләне тикшерүче һәм бастыручы мөхәррир Александр Красоткин (Krassotkin). Бернинди рөхсәт алмыйча һәм гонорар түләмичә бу мәкаләне теләсә нинди максатларда (хәттә табыш алу өчен) копиялый, тарата һәм үзгәртә аласыз, тик авторны, чыганакны һәм лицензияне күрсәтү мәҗбүри. Мәсәлән шулай: Фархад Фаткуллин, Александр Красоткин; Викихәбәрләр; CC BY 2.5. Үзгәртүләр ясалган чакта аларны да берәр рәвештә күрсәтергә тиеш буласыз. Сурәтләрнең лицензияләрне аларның Викиҗыентык битләреннән тикшереп алыгыз.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Вики-акыллы кешелек проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы төбәк проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы Татарстан проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.