Казанда татар вики-волонтёрларны котладылар

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English

10 января 2023 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

2022 елның 18 декабрендә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең Вики-номинациясе катнашучыларын һәм призёрларын котлау тантанасы узды. Татнетны үстерү фонды, Викимедиа РУ һәм татар телле вики-волонтёрлар берләшмәсе партёрлары белән дүрт елдан бирле татар җәмәгатьчелеген ана телләрендә үсүче вики-энциклопедизм белән таныштыра бара. Церемония исә ел ахырында Татарстан башкаласында уза һәм төрле Татнет бәйге җиңүчеләрен җыя.

Чара турында

Чара 3 сәгатькә якын дәвам итте, тантананы алып бару өчен ике пар билгеләнгән. Һәр номинацияне презентацион видео-ролик ачты, бүләкләрне тапшыру өчен язучылар, шагыйрьләр, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан министрлыклары һәм башка спонсор оешма вәкилләре чакырылган. Бүләкләүләр биюләр, җырлар, шигырь һәм юморескалар сөйләү белән аралашып барды. ВКонтакте һәм Белем-Wiki номинацияләре алдыннан ачылыш игъланнары рус телендә ясалды ачылыш игъланнары — беренчедә бүләкләр оешманың рус телле делегациядән бирелде, икенчедә Владимир Медейко потенциаль катнаша алуы ихтималы булды.

Бәйгеләр һәм номинацияләр
Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал номинациясендә җәүһәр кубогы piter.tatar проектының YouTube-каналына бирелде (2021 елның февралендә анда Татарча Википедия турында зур әнгәмә чыккан иде), ә Галиәсгар Камал ис. Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов сәхнәгә өченче тапкыр чыгуга сүз әйтергә дә булды…
«Күңел түреннән» бәйгесе призёрларны шагыйрь һәм вики-мөхәррир Рифат Сәлах бүләкләсә, алып баручы һәм вики-редактор Ихтыяр Кыямов тәкъдим итте.

Җыелганнарның барысы диярлек түбәндәге 4 бәйгедә берәр номинациянең призёры һәм якыннары, жюри әгъзалары һәм/яки бүләкләүчеләр булды:

  1. Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  2. Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  3. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
  4. ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә
  5. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал
  6. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта
  7. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
  8. Гран-при
  1. Фото:
    1. Иң яхшы фотопортрет;
    2. Иң яхшы фотопейзаж;
    3. Иң яхшы фотонатюрморт;
    4. Иң яхшы көнкүреш фотографиясе;
    5. Иң яхшы документаль фотография;
    6. Иң яхшы фәнни-гамәли фотография;
    7. Иң яхшы фотоколлаж.
  2. Видео:
    1. Иң яхшы реклама видеоролигы;
    2. Иң яхшы презентация ролигы;
    3. Иң яхшы укыту видеоролигы;
    4. Иң яхшы корпоратив фильмы.
  3. Полиграфия:
    1. Иң яхшы визитка;
    2. Иң яхшы буклет;
    3. Иң яхшы афиша;
    4. Иң яхшы календарь;
    5. Китапка иң яхшы тышлык.
  1. Үзе иҗат иткән лирик әсәрне иң яхшы башкаручы (аудио),
  2. Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио),
  3. Үзе иҗат иткән проза әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио),
  4. Танылган язучының проза әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио),
  5. Иң яхшы видеоролик (әсәрне уку + видеобизәлеш).
  • «Әдәби марафон» — «ВКонтакте» социаль челтәрендә индивидуаль, район һәм субъект номинацияләрендә

«Әдәби марафон» номинацияләрендә гадәттәгечә иң күп призёрлар була: темалар, авторлар, РФ субъектлары һәм ТР районнары буенча чакырылдылар

Белем-Вики номинациясе

Вики-фотограф буларак чарада җирле вики-краевед Вячеслав Кириллин катнашты. Церемония дәвамында үзе өчен русчага тәрҗемә оештырылды (татар телле коллегалары сәхнәгә чыккан мизгелдән тыш). Сәхнәгә бүләк алулары өчен Абдулла Хамидуллин (3), Илнур Габидуллин (2) һәм Әмир Саматов (1) чыктылар, халык алдында сүзне Фәрһад Фаткуллин тотты. Чыгышның язма тексты:

«Исәнмесез, кадерле милләттәшләребез!

Церемониядә бар катнашучыларны Россия вики-волонтёрлары оешмасы, рәсмиләштерелмәгән халыкара вики-күптеллелек, Россия халыклары телләре, халыкара төрки һәм татар телле вики-берләшмәсе исеменнән сәламлим. Татнетны үстерү фонды белән хезмәттәшлегебез чикләрендә бишенче тапкыр сезнең алдыгызга чыгабыз, Раил, Фонд, Белем.РУ һәм бар бәйле кешеләр такымы белән дүртенче тапкыр татар вики-җәмгыятенең әйдәманнарын таныйбыз. Шундый мөмкинлек өчен бик зур рәхмәт!

2022 елгы «Татарча Википедия@Белем җәүһәрләре» марафонының 5 призёрыннан 3се сәхнәдә. Чара 1 май белән 30 сентябрь арасында уза. Быел квалификацион таләпләрне 44 финалист үтәде. Барысы турында сөйләмим, чөнки, сәер тоелса да, мин аларны белә дә алмыйм... Бу һәм башка охшаш бәйгеләрнең максатлары арасында Жир йөзебезнең төрле мәгълүмати системаларны татарчалаштыруда ярдәм итүче бу билгесез каһарманнар белән танышу һәм аларны башкаларга таныту да керә.

Өлешләре төрләрен номинация игъланында телгә алынган Әмир әфәнденеке үрнәгендә тасвирлап алыйм:

  • Бәйге дәвамында язган мәкаләләр саннары телгә алынган еллыклардан түбәнрәк, тик барыбер сизелерлек: ирекле кулланылышка мәңгелеккә 300 000 сүздән артыкны тапшырды. Боларның сыйфатын беләсегез килсә, татарча өлешен тикшертә аласыз.
  • Соңгы мәкаләләр арасыннан аерым үрнәк буларак сезгә таныш булган Белем радиосы, Таҗикстан вилаятьләре яки Киров җәмигъ мәчете темаларын атап була.
  • Бәйгедә яңа мәкаләләрне булдырудан тыш, шулай ук булганнарны баету һәм мәгълүматны яңарту саналды — бер тасвирланган кеше яки оешма турында яңа әһәмиятле мәгълүматлар пәйда була ала ич.

Галәмдә бар булган әйберне тулысынча тасвирлаучы татар телле мәгълүмати игезәкнең барлыкка килүенә кадәр юл озын. Максатыбызга ирешү мизгеле әле ерак булуга, бер көнне буш эшчәнлеккә сезнең дә кушылуына шат булырбыз.

Тагын бер кат, барыгызга да рәхмәт!
»
Тарихи белешмә

Татнетны үстерү фонды белән хезмәттәшлек татар вики-волонтёрлары делегациясенең җитәкчесе Раиль Гатауллин белән очрашуыннан башланды (6.03.2019). Россия викимедиачылары төркеменең тел үсеше мәсьәләсендә ихтимал хезмәттәшлек турында бу тарихи очрашу вакытына, Татарча Википедиягә 15,5 яшь тула иде. 82 000 мәкалә чиге үзылган, алдынгы ай эчендә исә бот булмаган 85000 җиһаздан 500 000+ мөрәҗәгать ясалган иде; 93 катнашучы мөхәррир (алардан 28 актив) февральдә 8418 үзгәртү керткән, 727 бит булдырылган иде. «Белем җәүһәрләре» татарча сайтлар бәйгесен Фонд һәм аның «Белем. РУ» ҖЧҖсы 2010 елдан бирле үткәрәләр. Татарча Википедия 2010 и 2011 елларда проектның беренче бюрократы Рашат Якупов җитәкчелегендә дипломант та булган иде.


Шулай ук карагыз править

Чыганаклар править

Оригинальный репортаж
Бу мәкаләне махсус күптелле Русча Викихәбәрләр өчен Frhdkazan язды. Бу текстта авторлары үз каләмнәре астыннан чыккан элек бастырылмаган материал һәм тикшеренүләрне тасвирлый. Бернинди рөхсәт алмыйча һәм гонорар түләмичә бу мәкаләне теләсә нинди максатларда (хәттә табыш алу өчен) копиялый, тарата һәм үзгәртә аласыз, тик авторны, чыганакны һәм лицензияне күрсәтү мәҗбүри. Мәсәлән шулай: Frhdkazan; Викихәбәрләр; CC BY 2.5. Үзгәртүләр ясалган чакта аларны да берәр рәвештә күрсәтергә тиеш буласыз. Сурәтләрнең лицензияләрне аларның Викиҗыентык битләреннән тикшереп алыгыз.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Вики-акыллы кешелек проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы төбәк проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы Татарстан проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.

Комментарии

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.