Китапханә паркта 2019: викимедиачылар Татарстан Милли китапханәсенә Коръән тәрҗемәләрен бүләк итте
10 июня 2019 года
Милади тәкъвиме буенча 2019 нче елның 31 майга (Һиҗри тәкъвиме буенча 1440 нче елның 26 Рамазанга) төшкән җомга көнне Казанда «Китапханә паркта» халыкара инициативасы чикләрендә узган чаралар дәвамында,[1][2][3] викимедиачыларның халыкара җәмгыяте Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Коръәннең 3 тәрҗемәсен бүләк итте.
-
Коръәннең өч тәрҗемәсе: (сулдан уңга); француз теленә (тәрҗ. A.Harakat, Бейрут нәшрияте); испан теленә (тәрҗ. J.Cortes, Нью-Йорк штаты нәшрияте) и румын теленә (тәрҗ. G.Grigore, Бухарест нәшрияте)
Ил буенча бу чаралар 27 майга туры килгән Гомумрусия китапханәләр көненнән соң уздырыла.[4][5][6][7] Төбәктә бу кампаниянең төп оештыручысы буларак ел саен бай агарту һәм күңел ачу программасын әзерләүче Татарстан Республикасы Милли китапханәсе булып тора.[8][9][10][11][12] Бу чараларда Татарстанның шәһәр һәм муниципаль районнары китапханәләре катнаша, укуга битараф булмаган җәмәгәть вәкилләре чакырыла — уңышлар сүзгә алына, бүләкләр тапшырыла, тематик күргәзмәләр эшли, экскурсияләр оештырыла, презентацияләр һәм викториналар урын ала.
-
«Китапханә паркта» проектының сәхнәсендәге төп чаралары исемлеге (Н. И. Лобачевский һәйкәле буендагы сквер, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге бинасы каршында).
-
Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсенең төп бинасы урнашкан Ушкова йорты каршында Лобачевский ис. скверында «Китапханә паркта» девизы белән флагштоклар.
Чараның рәсми өлеше татар һәм рус телләрендә алып барылды. Татарча (Фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)) һәм русча (Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)) эстафета буларак оештырылган ачылыштан соң, бар җыелганнарны сәламләп, рәсми чыгышлар һәм уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә грамоталар тапшыру өчен сүз ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine) һәм Китапханәнең Химаячеләр шурасы (Архивная копия от 10 мая 2019 на Wayback Machine) җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бирелде. Алга таба сквердагы халыкка Лобачевский һәйкәле урнашкан скверында җыелган халык Сабан туе ярышларында катнашу, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актёрлары куйган постановканы һәм яшьләр өчен үткәрелгән уен һәм бәйгеләрне карау тәкъдим ителде. Параллель рәвештә ачык һава алачыкларында төрле чаралар, янындагы китапханә бинасы буенча экскурсияләр, төрле урыннарында оештырылган мастер-класс һәм лекцияләр башланды. Шул ук арада китапларны бүләк итү, ТР бердәм укучы билетын һәм ЛитРес электрон китапханәсенә хисап язмасын теркәү пунктлары эшләп торды.
Бу чарага викимедиачыларның вәкиле буларак чакырылган Фәрһад Фәткуллин («Россия халыклары телләрендәге Википедияләре» мета-проекты катнашучысы, Россия илкүләм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм глобаль Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы) быелгы программаның (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine) аерым мизгелләрен үз смартфона төшереп торды. Татарстан Милли китапханәсенә Изге Коръәннең өч телгә (французчага, испанчага һәм румынчага) тәрҗемәләре басылган китапларны бүләккә тапшыруыннан соң, җыелган халыкны кыскача сәламләү өчен микрофон алдына чакырылганда, 2018 ел википедиячысы буларак танытылды:
Здравствуйте, дорогие участники мероприятия! Барыгызга хәерле көннәр, кадерле китап сөючеләре! Welcome everybody!
Җир йөзендә һәр берәүгә үз туган телендә бар галәмнәрнең гыйлеменә ирешүне булдыруга таба эшләгән Викимедиа халыкара волонтёрлык хәрәкәте исеменнән сезне сәламлим. Татарстанның китапханәчеләр җәмгыятен (мәктәп, район һәм шәһәр, республикакүләм һәм төрле махсус китапханәләр вәкилләрен)[13] һәм укырга яратучыларын гомумроссия китапханәләр көне һәм бүгенге чара белән тәбриклибез. Китап — текст яки аудио форматында булсын, кәгазьдә яки цифрада[14] — үзебезне белем белән баету һәм күзаллау көчебезне үстерү өчен әһәмиятле корал, димәк бүгенге көн гыйлем икътисады чорында балалар һәм олылар өчен бик кирәкле булган креатив иҗат сәләте һәм башка инновацияләр чыганагы булып тора. Китапханәләр исә бу кыйммәтле интеллектуаль контентка ирешү өчен иң әһәмиятле каналларының берсе булып тора. Халыкара коллегаларыбыз белән киңәшләшеп, чарагызда катнашырга, Сезнең әһәмиятле функциягезгә хөрмәтебезне күрсәтергә һәм үзебезнең символик өлешебезне кертергә булдык. Бүгенге чара дөньяның бар мөселманнары өчен изге Рамазан ае дәвамында урын алуы аркасында, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә бүләк буларак без Коръәннең тәрҗемәләре бастырылган өч басманы сайладык (французчага, испанчага һәм румынчага), бүләкнамәләрен исә русча, татарча һәм инглизчә яздык. Куллымдагы документ исә бу китапларның бүләк ителүен дәлилли. Викимедиа волонтёрларының көндәлек өлеше Интернетта ясала - шунда ук бу чарадан фотохисабымны һәм бәйле өч телле (русча-татарча-инглизчә) яңалыгын да урнаштырачакмын. Большое Вам спасибо за Вашу работу! Барыгызга бик зур рәхмәт! |
-
Коръәннең француз теленә тәрҗемәсе басылган китабы тышлыгының эчке ягында русча, татарча һәм инглизчә бүләкнамә.
-
Имзаланган документларны кабул итү акты
-
Документларны кабул итү актына беркетелгән исемлек
Аудитория Викимедиа хәрәкәте идеалларына һәм Викимедиа проектлары максатларына, аларга ирешү өчен үз өлешен кертеп торучы волонтёрларына, аларның халыкара җәмгыятенең җирле мәдәниятне хөрмәт итүләренә, гыйлем икътисадында уку әһәмиятен һәм китапханәләр ролен публик килеш тануларына рәхмәт йөзеннән кул чапты.
Викимедиачылар илчесенең чыгышыннан соң, Күргәзмәләр һәм мәдәни бүлеге мөдире (Архивная копия от 9 июня 2019 на Wayback Machine) китапханәчеләргә таба җылы сүзләр өчен рәхмәтне белдерде, республикада төбәкне өйрәнү буенча иң эре үзәкләренең берсе буларак, күптелле Википедиягә регион тарихы һәм мәдәни мирасы турында мәкаләләр язучы Сәләт ВикиМәктәбе катнашучылары өчен ресурслары белән таныту чарасын оештырырга әзерлекләрен искәртте Гөлназ Илдар кызы. Сәләт хәрәкәте белән бергәләп үстерелеп торучы бу проектның бүгенге координаторы булган Тимерхан Шәйхетдиновка бу чакыруны тапшырачагын белдереп, Россия төбәкләренең җирле мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен глобаль дәрәҗәдә танытуда Викимедиа проектларының мөмкинлекләрен куллану өлкәсендә алып барылган күпкырлы эшчәнлек барганын хәбәр итте. проекты «Акыллы төбәк» инициативасының Татарстан пилоты чикләрендә башкарылуга әзерләнгән «Мәдәни мирас» юнәлешендәге проектларга тиелеп, хөрмәтле партнёрларында кызыксыну уята алачак мөмкинлекләр туганда эшлекле диалогны дәвам итү турында аңлашты.
-
Милли китапханәсе тараткан сувенир байраклары
-
Коръәннең румын теленә тәрҗемәсе басылган китабын тотучы ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine) (элек чит ил телләрендәге әдәбият бүлеге җитәкчесе булган) белән селфи.
-
Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Җәләлова (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine) (электән чит ил телләрендәге әдәбият бүлеге хезмәткәре) һәм Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин (Архивная копия от 11 июня 2019 на Wayback Machine) бүләк ителгән басмалар белән
Искәрмәләр
править- ↑ Возле памятника Лобачевскому проведут «Библиотеку в парке» под девизом «Читай! Думай! Говори!»(рус.)
- ↑ «Библиотека в парке» в Австралии, Библиотека г. Бёрсайд, пригород Аделаиды(англ.)
- ↑ «Библиотека в парке» в США, Публичная библиотека г. Канзас-Сити(англ.)
- ↑ Красноярская библиотека в парке
- ↑ Централизованная библиотечная система западного административного округа г. Москва (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
- ↑ Встреча «Библиотека в парке», Реутовский центральный городской парк
- ↑ Централизованная система массовых библиотек г. Уфа (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
- ↑ «Библиотека в парке» (май 2015 г.) (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
- ↑ «Библиотека в парке» (август 2015 г.) (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
- ↑ «Библиотека в парке» (май 2016 г.)
- ↑ «Библиотека в парке» (май 2017 г.)
- ↑ «Библиотека в парке» (июнь 2018 г.) (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
- ↑ Татарстан Республикасының китапханәләре
- ↑ Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Чыганаклар
правитьКомментарии
Если вы хотите сообщить о проблеме в статье (например, фактическая ошибка и т. д.), пожалуйста, используйте обычную страницу обсуждения.
Комментарии на этой странице могут не соответствовать политике нейтральной точки зрения, однако, пожалуйста, придерживайтесь темы и попытайтесь избежать брани, оскорбительных или подстрекательных комментариев. Попробуйте написать такие комментарии, которые заставят задуматься, будут проницательными или спорными. Цивилизованная дискуссия и вежливый спор делают страницу комментариев дружелюбным местом. Пожалуйста, подумайте об этом.
Несколько советов по оформлению реплик:
- Новые темы начинайте, пожалуйста, снизу.
- Используйте символ звёздочки «*» в начале строки для начала новой темы. Далее пишите свой текст.
- Для ответа в начале строки укажите на одну звёздочку больше, чем в предыдущей реплике.
- Пожалуйста, подписывайте все свои сообщения, используя четыре тильды (~~~~). При предварительном просмотре и сохранении они будут автоматически заменены на ваше имя и дату.
Обращаем ваше внимание, что комментарии не предназначены для размещения ссылок на внешние ресурсы не по теме статьи, которые могут быть удалены или скрыты любым участником. Тем не менее, на странице комментариев вы можете сообщить о статьях в СМИ, которые ссылаются на эту заметку, а также о её обсуждении на сторонних ресурсах.