Халыкара туган тел көне 2018: Россиянең 79 «туган» телендәге 170 вики

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça

21 февраля 2018 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.
<dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Россия Федерациясе notcategory = Бастырмаска notcategory=Викияңалыклар кыскача count = 5 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Викимедиа хәрәкәте notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 5 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Бәйрәмнәр notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 5 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created </dynamicpagelist>

Викимедиа проектлары гаиләсе эмблемасы (2013).
Викимедиа Фонды эмблемасы.

Быел чәршәмбегә туры килгән 21 февраль көнендә дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләнә. 2018 елда Викимедиа проектлары катнашучылары бу бәйрәмне планетабызның иң күптелле илләреннән берсе булган Россия телләрендә булдырылган рекорд санындагы вики белән каршылый.

Дөньяның иң күптелле җәүһәр буларак планетабызның 3200 телдән артыгына тәрҗемә ителгән Библия булып торса, бүгенге көнгә кешелекнең күптеллелеген саклау һәм үстерү өчен иң кыйммәтле корал буларак нәкъ Вики санала кебек.[1]

«Викимедиа» хәрәкәтендә катнашучы волонтёрлар Русия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм рәсми телләре һәм илебезнең башка җирле халыклары телләрендәге контентны 170+1 аерым (шул исәптән җирле жестлар телендә дә) һәм берничә күптелле вики-мохиттә үстерәләр.

Бүгенге көнгә эшләп килүче 22 төп Викимедиа проектыннан фәкать 4 генә күптелле түгел — болар да Викимедиа Фондында эшләүче техника һәм технология өлкәсе белгечләре[2][3] кулланып торган махсус техник мәйданчыклар, программистлар мәйданчыгы, тест Википедиясе һәм Статистика порталы. Тагын икене шартлы килеш күптелле дип әйтеп була: бу — волонтёрларга һәм белгечләргә үзләре сайлаган телдә эшчәнлекне алып бару өчен хезмәт итүче «Хатлашу каналлары» порталы һәм Викимедиа проектлары инкубаторы.

Параллель текстларга килгәндә, боларны MediaWiki, Викиҗыентык, Викимәгълүмат, Мета-Вики, Викитөрләр, «Алдынгы практикаларны тарату» порталы, Викимания конференцияләре порталлары (мәсәлән :wm2017:), һәм Викимедиа Фонды һәм аның белән бергәләп эшләгән башка берләшмәләр сайтлары (мәсәлән Викимедиа РУ илкүләм оешмасының ВМРУ-мохите) тәшкил итә.

Җир шарында яшәүчеләрнең «туган» телләре һәм күптеллелеге өчен иң кыйммәтле дип, һичшиксез, түбәндәгеләрне атап була:

Эш яки укуларына бәйле эшчәнлектән тыш, буш вакытларын безнең телләребезне үстерүгә, аларда контент язуга һәм башка бәйле фидакарь мәгърифәтчелек хезмәтенә багышлаган «гади каһарман»-викимедистларның бу сәер кыланышлары турында рус телендә элек язылган иде инде. Бу яктан, җәмгыятебездәге аларга караш бер Аурупа хезмәттәшебез ноябрь аенда Бангладешта берничә вики-семинар уздыргачтан уртаклашкан тәэсирләренә бик охшаш: Туганнар, якыннар, дуслар һәм, гомумән, җәмәгатьчелек волонтёрлыкны, аеруча виртуаль мохиттәгесен, аңламый. Шул ук арада Time журналы 2006 елда ук интернет-волонтёрларны «Ел шәхесе» дип атады, Массачусетс технологияләр институты тикшеренүчеләре 2017 елда Википедиягә кертелгән үзгәртүләр дөньякүләм фәнни җәмгыятенең эшчәнлек юнәлешләренә тәэсир иткәнен эмпирик юлы белән дәлилләгән[4], ә агымдагы елның февраль башында Википедиянең «Интернет чоры» дөньясына тәэсире буенча, хәттә Google эзләү системасын да артта калдырып, беренче урында булуы ачыкланды.[5] Халыкара дәрәҗәдә исә викимедистлар инде күптән БМО системасы оешмалары белән актив хезмәттәшлектә эшли.

Россияга күптеллелек өлкәсендә горурланырлык, башкаларга күрсәтерлек һәм, шул ук арада, туктамый үстерергә кирәк булганлык әйберләр юк түгел.

«Викимедиа күптеллелеге зачётында» бүгенгә 145 проекты белән икенче килгән Һиндстан коллегаларыбызның тәҗрибәсенә дә күз салу урынлы:
2017 елгы Россия викимедиячылары конференциясе катнашучыларының төркем фотографиясе

Искәрмәләр править

  1. Татарча: «Бүген кулланылган якынча 7000 телдән … 5 % тан әзрәгендә генә … цифрлы чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. … Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк
    Оригинал: «Of the approximately 7,000 languages spoken today … less than 5 % … can still ascend to the digital realm. … To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascentDigital Language Death by András Kornai (Английский)
  2. Introducing the Cloud Services Team: What we do, and how we can help you (Английский)
  3. Викимедиа Фонды технологияләр төркеме хезмәткәрләре исемлеге (Английский)
  4. Фәнни тикшеренү хисабы «Science is Shaped by Wikipedia: Evidence from a Randomized Control Trial» һәм аны тәкъдим итү чарасыннан видеосы (Английский).
  5. Wikipedia Named Best Global Website of 2018 by Byte Level Research (Английский)
  6. ВМРУ-викидагы Дон викимедиячылары төркеме бите. (Русский)

Чыганаклар править

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.